ТЕМА: АЮ ӨНЕ ЯНЫНДА. ЧЫЛБЫР ӘКИЯТЛӘР 1 НЧЕ СЫЙНЫФТА ӘДӘБИ УКУДАН ДӘРЕСКӘ ТЕХНОЛОГИК КАРТА (иҗади дәрес)

ТЕМА: АЮ ӨНЕ ЯНЫНДА. ЧЫЛБЫР ӘКИЯТЛӘР 1 НЧЕ СЫЙНЫФТА ӘДӘБИ УКУДАН ДӘРЕСКӘ ТЕХНОЛОГИК КАРТА (иҗади дәрес)
Скачать материал
Просмотр
содержимого документа

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге  мәктәп балалары өчен

   бюджет  гомуми белем муниципаль учреждениесе    «Чапшар башлангыч мәктәп-балалар бакчасы”

 

 

 

 

 

 

 

ТЕМА: АЮ ӨНЕ ЯНЫНДА. ЧЫЛБЫР ӘКИЯТЛӘР

 

1 НЧЕ  СЫЙНЫФТА ӘДӘБИ УКУДАН   ДӘРЕСКӘ ТЕХНОЛОГИК КАРТА (иҗади дәрес)

 

 

 

 

 

 

 

 

Төзеде:   Асадуллина Гөлфинә Гәбделфәрт  кызы

беренче квалификацион  категорияле башлангыч сыйныф укытучысы   

                                                             

 

 

 

 

                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                          

 

 

 

                                                  

Чапшар авылы

2019 нче ел

Әдәби уку  1 сыйныф   Дәрес № 

 

Тема:

Аю өне янында . Чылбыр әкиятләр.

 

Максат:

Укучыларны  “чылбыр әкият” төшенчәсе белән таныштыру, балаларның уку техникасын камилләштерү өстендә эшләү, сөйләм байлыкларын арттыру, укыганны анализларга һәм бәяләргә өйрәтү, халык авыз иҗаты әсәренләренә мәхәббәт тәрбияләү.

Белем процессында универсаль укыту эшчәнлеге:

 

     Шәхес буларак УУЭ: Дәрестә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану, үз фикереңне әйтә белү, классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү, тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу, үзмаксат кую, мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү.

     Танып-белү УУЭ: Логик фикерләү чылбырын төзү, җитмәгән компонентларны тулыландыру, чагыштыру, объектларны классларга бүлү, төп билгеләрне аерып күрсәтү

       Коммуникатив УУЭ:  Күршең белән фикерләшү, иптәшеңнең эшчәнлеген бәяләү

       Регулятив, көйләгеч УУЭ: Укучылар тарафыннан белгән һәм әлегәчә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү,  көч һәм эненгия туплау, конфликтларны һәм каршылыкларны чишү максатында ихтыяр көчен үстерү, кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу, үзконтроль, үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү

Дәрес төре:

катнаш

Предметара бәйләнеш:  

әйләнә-тирә дөнья, музыка, сынлы сәнгать, рус әдәбияты

Материал:

дәреслек, 30-34 битләр, “Татар халык авыз иҗаты” китабы, Г. Тукай “Тәфтиләү” (мр3)

Җиһазлау:

ноутбук,  слайдлар, әкиятләргә иллюстрацияләр, курай, тимер чылбыр, әкият төрләренә схемалар, ребуслар, аудио- язмалар, кроссвордлар, индивидуаль карточкалар, тикшерү өчен шаблоннар, проект эшенә материаллар, урман чәе

 

     

Дәрес барышы:

№п-п

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

УУГ

I.

Мотивация. Оештыру өлеше. Тынычландыру. Психологик уңай мохит тудыру.

-Исəнмесез, балалар!

Хəерле көннəр сезгə!

Зиһен һəм тел ачкычлары

Телимен һəммəгезгə.

-Хəерле булсын безнең дəресебез!

-Хəерле булсын безнең һəрбер эшебез!Ә сез  ничек яшисез? Ничек җирдә йөрисез? Ничек йөгерә башлыйсыз? Төнлә ничек йоклыйсыз? Ничек соң шаяртасыз? Аннан соң куркытасыз? Ә ничек утырасыЗ? Ничек дәрес укыйсыз? Димәк, кәефләрегез яхшы. Әдәби уку дәресен башлыйбыз.

- Ә дәресне яхшы белү   өчен, нинди кагыйдәләрне үтәргә  кирәк әле

- Исәнмесез, апайлар!

 

 

- Рәхмәт!

 

(Укучылар хәрәкәтләр белән күрсәтәләр)

 

 

 

 

 

 

- (БББ) Барысын бишкә белергә. Барыбыз бердәм булырга.(һ.б.) 

Коммуникатив: уку процессын оештыру; үз хисләреңне белдерү һәм бәяләү.

II.

Актуальләштерү. Үткән дәрес материалын кабатлау.

 

Хәзер “Конерс” ( по углам комнаты) структурасы буенча узган  дәрес материалын кабатлап китәрбез..Сәяхәттә күргәннәргә нәтиҗә ясарбыз.

 

 

 

 

 

- Бу нинди әкиятләр?

 - Ә сез әкиятләр укырга яратасызмы? (...).

1.Бирелгән карточкаларны төркемнәргә аеру.1 мин вакыт бирелә.  Пар табу. Сигнал буенча  почмакларга дөрес итеп урнаштыру.

2. “Ни өчен бу төркемгә керә?” соравына җавап алу.

Төркемнән бер укучы җавап бирә. “Табышмаклар”,  “Әкиятләр”, Санамышлар”, Эндәшләр”.

 

 

3. Әкиятләрне уку.

- Аптыраткыч әкиятләр.

- Әйе (юк)

Танып белү: эзләнү, уку өчен кирәкле мәгълүматларны табу; сүз модельләре төзү.

Коммуникатив: укытучы белән диалогка керү; коллектив фикер алышуда катнашу.

 

 

 

 

 

 

 - Болар аптыраткыч әкиятләрме? Нинди әкиятләр? (...).

4. Мөстәкыйль эш (төркемдә эшләү ). Укыган әкиятләрне искә төшерү, рәсем буенча әкиятнең исемен табу, сызыклар белән тоташтыру (алдан бетергән укучылар буйый тора)

 

 

III.

Уку мәсьәләсен кую.

Тема һәм максатны билгеләү

- Әйдәгез, бу  әкиятләрнең төрен   шушы кроссвордны чишкәч белербез.

5. Мөстәкыйль эш (парларда эшләү) . Кроссворд чишү. Табышмакларның җавабын табу, баганадагы сүзне уку.

 

м

ә

ч

е

 

с

ы

е

р

 

 

т

ө

л

к

е

 

 

б

ү

р

е

т

ы

ч

к

а

н

к

е

р

п

е

 

 

1. Үзе мич башында,   Үзе тун ябынып йоклый.

2. Үлән ашый, май ташый.

3. Әдәпле генә кодача тавыкларны ярата.

4. Сорыдыр төсе,үткендер теше,
Урманда йөри, сарыклар эзли.

5. Койрыгы озын,  үзе кыска,  мәчедән курка.

 6. Энәләре үзе белән йөри, үзе тегә белми.

Карточкаларны алыштырып тикшерү,  бер укучы җавап бирә, нәтиҗә ясау (тема чыгару, максатны дәреслектән уку бит 31)

Регулятив:  уку материалында укытучы күрсәткән ориентирны аңлау.

Танып белү: сүз моделе төзү; анализ алымын куллану.

Коммуникатив:коллектив фикер алышуда катнашу; укытучы белән берлектә эшчәнлекне планлаштыру.

Шәхси: танып белү мөмкинлеген үстерү; уку эшчәнлеге мотивын ачыклау

 

 

 

- Димәк,  укучылар, без бүген чылбыр әкиятләр турында сөйләшәбез икән.

- Кайсыгыз әйтер:  нинди әкиятләр чылбыр әкиятләр дип атала? Пока белмибез. Белергә телисезме? Ә чылбырны беләсезме?

- Нәрсә соң ул чылбыр? . Сүзлек эше. Чылбыр – ул металл боҗраларны бер-берсенә кидереп эшләгән бау. Бу тимернең безнең дәрескә ни катнашы бар икән? (Мин моны белергә телим)

Әдәби  уку  дәресләрендә

Шушы  серне  чишәрбез.

Әмир, Әминә һәм җәнлекләр белән

Урманнарны гизәрбез.

Бүген булырбыз кунакта

Аю өне янында.

Ә икенче дәрестә ул

Көтәр безне аланда.

 

 

 

 

 

Презентация : слайдлар карау.

  •                   Беренче слайд. Әмир һәм   Әминә белән бергәләп,   сәяхәтебезне дәвам итәрбез. Көн дә бик матур.
  •                   Икенче слайд. Менә урман да күренә (Кошлар сайрый – мр3 ). Без урманда ничек йөрергә тиеш?  Әгәр дә адашсак, нәрсә дип кычкырыр идек соң? (ау) Ул безгә кире кайтаваз булып ишетелер иде.
  •                   Өченче слайд. Күрәсезме, укучылар, кояш та чыгып килә. Ләкин безнең белән  бергә сәяхәткә чыккан Әмир аны  ялгыш кояш баю диеп уйлады һәм кулларын авызына куеп:
  •                   Дүртенче слайд. “Ба-ю-ю!” дип кычкырды.  Без дә дәфтәр битләрен түгәрәкләп ясап, кычкырып карыйк әле.Ә урман аларга нәрсә дип җавап бирдер икән? (аю)
  •                   - Бишенче слайд.( Ишек дөбертәтәләр, ишекне кырган тавыш (мр3 – аю тавышы ) ишетелә)

- Алтынчы слайд. Ниндидер куркыныч тавыш килә, балалар!  Аю тавышы. Без бит аю өне янында икән лә.  Шуңа да  аюны йокысыннан уятканбыз ләбаса.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Дәфтәр битләрен түгәрәкләп ясап, кычкырып карау.

 

 

 

 

- Җиденче слайд:  көрән аю.( Укучылар аю турында белгәннәрен сөйлиләр)

- Сигезенче слайд. Аю турында мәгълүмат алу (видеоөзек- 1 мин). Көрән аю Европа, Төньяк Азия һәм Төньяк Америкада яши торган ерткыч хайваннарның иң эресе.30- 50 ел яшәргә мөмкин. Авырлыгы 80- 800 кг. биеклеге 85- 120 см. озынлыгы 250 см булырга мөмкин. Көрән аюлар урмандагы җиләк,  чикләвек, төрле үсемлек тамырлары белән тукланалар.Бака тоталар, бал яраталар.Кабан дуңгызы. поши да ашарга мөмкиннәр.     Аю балалары февраль аенда туа.Урман кышкы йокыдан уянгач, аю балаларын якты дөньяга алып чыга, азык табарга өйрәтә.

   Көрән аю Татарстанның Кызыл китабына кертелгән.

 

 

 

- Игътибар белән карагыз әле. балалар.  Ул бит хәзер бик ачулы!!!  Ул калын тавыш белән кычкыра. (мр3) Әмир ниндидер серле әйбер  турында исенә төшерде .

- Нәрсә тапты икән ул?

 

 

Ребус чишү- парларда эш ( курай) .Чын курай күрсәтү, өреп  карау

 

 

 

Тугызынчы слайд. Әмир курайны  алып уйнап җибәрде : Г. Тукай “Тәфтиләү” көе яңгырый. Аю үзе дә сизмәстән, лап-лап басып бии башлады.

 

 

 

 

- Укучылар, аюны оста бии дип уйлыйсызмы?

Ул турыда 31 нче биттәге “ Бии белмәгән аю” шигырен уку (укытучы үрнәк укып күрсәтергә мөмкин)

 

IV.

Яңа материал өстендә эш.

    1. Яңа материалны  өйрәнү өчен дәреснең планын төзү: 

Мин беләм ...   .

Мин белдем ... .

 Моны белү ни өчен кирәк?

 2. Укучылар, аю безне тынычлыгын бозган өчен болай гына ү ткәреп җибәрәм дими бит әле. Үзе турында  бер әкият сөйләп күрсәтергә куша. Ошаса, үзем сезне теләгән җирегезгә илтеп куярмын. Ошамаса, минем балаларым юк, янымда калырсыз, ди.- Әйдәгез аюга әкият укып , сөйләп карыйк.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Укучылар аю турында әкиятләр сөйлиләр.

(Бер әкиятне чылбыр буенча да сөйләргә мөмкин)

Регулятив: укытучы белән берлектә яңа материалны ачу.

Танып белү: сүз моделе төзү; анализ алымын куллану.

Коммуникатив: диалогта катнашу; иптәшеңне тыңлау.

Шәхси: уку материалына кызыксыну  белдерү.

 

 

 

“Аю белән 3 кыз” әкиятен  чылбыр буенча уку. бит 31-34 (Вакыт булса,  укытучы үрнәк укый яки укучылар алдан укып әзерләнеп килергә мөмкин)

 

 

 

 

- Укучылар, сез бу әкияттә вакыйгалар кабатлануын сиздегезме?

- Ничә кыз булган?

- Аю ничә кызны алып киткән?

- Ә соңыннан ничә кызны кире кайтарган?

- Вакыйгалар берничә тапкыр кабатлана торган әкиятләр чылбыр әкиятләр дип атала.

-Чылбыр әкият белән аптыраткыч-йөдәткеч әкиятләр бер-берсенә охшаганнармы?

-Кайсы әкият түгәрәк буенча кабатлана? Ә кайсы әкият туры сызык буенча бара?

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Нәтиҗә чыгару. Чылбыр белән әкият арасындагы бәйләнешне табу. Схемалар белән эш.

 

 

 

- Әйдәгез . балалар, аю безгә бик матур әкият тәкъдим иткән өчен, без дә аны биергә өйрәтик.

 

 

 

 

 

- Игътибар иттегезме: чылбыр әкиятләрдә вакыйгалар күбрәк ничә тапкыр кабатлана?

- Чылбыр әкиятне уку кызыклымы , әллә аптыраткычмы?

- Чылбыр әкиятләр безгә тормышта кирәкме? Алар ничек тәмамлана? Нәрсәгә өйрәтә?

Динамик пауза. Микс –пеа-шэа структурасы. Музыка буенча аю кебек хәрәкәт итәләр, ( мр3 – Мишка” көенә). Укытучы әкиятләр атый. Аптыраткыч әкият булса- түгәрәктә бииләр. чылбыр әкият булса- култыклашып тезеләләр. (“Өч аю”, “Җил һәм капка”, “Өч дуңгыз”,Аю һәм бал”, “ Өч кыз”, “ Шалкан” һ.б.

 

 

 

 

Нәтиҗә чыгару

 

V.

Ныгыту.

Унынчы слайд. - Аю безне аланга алып чыкты. Ә анда бер  сыңар бияләй ята икән.

 

- Бу әкият сезгә таныш микән?

 

           

1. “Ватык чылбыр “ уены . “Бияләй” әкиятендә төшеп калган чылбырны табу, түгәрәк эченә ясау

 2) Бу әкият нинди әкият төренә керә?

  3) Фишкалар белән эш . Дәреслектәге әкиятләр арасыннан “Чылбыр әкиятләр”не табу

 

Танып белү: дәреслектә ориентлашу; текст белән эшләү.

Коммуникатив: диалогта катнашу; коллектив фикер алышу.

Шәхси: яңа белемгә кызыксыну белдерү.

 

 

 

Төркемдә эш. Бирелгән материаллар арасыннар туры килгәннәрен сайлап, “Чылбыр әкиятләр” темасына мини- проект эшләү һәм яклау (әкиятләргә иллюстрацияләр, кагыйдәләр, чылбыр төзү  өчен геройлар бирелә һ.б.). Үзбәя

Коммуникатив:

коллектив фикер алышу.

 

 

 

 

“Язучылар мәктәбе” уены.  “Өч кыз һәм аю” әкиятеннән  аптыраткыч әкият схемасы төзү, сөйләп күрсәтү

 

V.

Йомгаклау. Рефлексия

  •                  Укучылар, бүгенге дәрес сезгә ошадымы?
  •                  Бигрәк тә нәрсә ошады?
  •                  Без бу дәрестә нинди яңа белем алдык?
  •                  Урманның серләрен ача алдыкмы соң?
  •                  Чылбырлы әкият дип нинди әкиятләргә  әйтәбез?
  •                  Чылбыр әкиятләрне өйрәнү ни өчен кирәк?

Укучылар үз эшегезне ничек бәяләр идегез? Без “БББ” логотибына тугры калдыкмы?

-Шуңа күрә аюыбыз да сезгә күңелен күргән, биергә өйрәткән өчен , рәхмәтен белдерә һәм үзенең күчтәнәче – урман чәе белән сыйлый.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

“БББ” логотивы һәм смайликлар белән үзбәя

Коммуникатив:тыңларга һәм диалогта катнашырга,

Шәхси: тырышлык һәм хезмәт сөючәнлеккә бәйләп, укудагы уңышлары (уңышсызлыклары) турында бәя бирү.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Информация о публикации
Загружено: 23 февраля
Просмотров: 2161
Скачиваний: 13
Асадуллина Гульфина Габделфартовна
Русский язык и литература, 1 класс, Уроки