Сценарий праздника "Навруз"

Понятие о празднике Навруз. Приобщение детей к национальной культуре и традициям татарского народа. Формировать праздничную культуру, вызывать у детей эмоционально- положительное отношение к праздникам. Развивать у детей стремление к активному участию в праздниках.
Скачать материал
Просмотр
содержимого документа

Тема: «Праздник Навруз»

«Нәүрүз бәйрәме».

 

Цель: Понятие о празднике Навруз.

Приобщение детей к национальной культуре и традициям татарского народа.

Формировать праздничную культуру, вызывать у детей эмоционально- положительное отношение к праздникам. Развивать у детей стремление к активному участию в праздниках.

 

Вед.1

Исәнмесез, саумысыз,

Һәрберегез, барчагыз.

Бездән сезгә кайнар сәлам

Кабул итеп алыгыз.

 

Вед2

 - Хөрмәтле кунаклар, балалар! Без бүген бирегә язны – Нәүрүзбикәне каршы алу бәйрәменә җыелдык. Бәйрэмдә халкыбызның дәртле җырларын, җырлы- биюле уеннарын күрерсез, үзегездә дәртлэнеп биерсез.

Бәйрәм тамашасына рәхим итегез!

В1: 

- Нәүрүз яңа ел, яңа көн дигәнне аңлата. Ул көнне көн белән төн тигезләшә. Менә шуннан соң көн озыная башлый. Ә Нәүрүз бәйрәме ул – Яңа ел бәйрәме, яз бәйрәме, кышны озату, язны каршылау бәйрәме, дуслык бәйрәме!

 

Борын үткән заманнан,

Болгар белән Казаннан,

Җаек белән Иделдән

Бу бәйрәм безгә килгән.

Нәүрүз мөбарәкбад!

 

- Балалар бүген безгә кунаклар килергә тиешлүр иде, канатлы дусларыбыз, Яз кызы белән Нәүрүзбикә, нигәдер алар соңладылар. Әллә адашып безнең мәктәпне табалмыйча йөриләр микән!

 

Нәүрүзбикэ:

Котлап сәлам бирдегез,

Мине көтеп алдыгыз,

Имин йортта торыгыз,

Кәеф – сафа корыгыз.

Инде мине тынлагыз,

Моңаеп утырмагыз –

Уйнагыз да көлегез,

Биегездә җырлагыз.

 

Песня «Яз килэ» садик

Айдар

Бүген – Нәүрүз бәйрәме,

Бүген җирдә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген,

Кояш шуңа шатлана.

Ильсаф

Нәүрүз килде, тиз килде,

Нәүрүз килде яз килде,

Яз белән муллык килде,

Яз белән көрлек килде.

Ильмар

Яз килэ, яз килэ

Кояш нурларын сибэ.

Тып-тып итеп тамчы тама,

Инде кар эреп бетэ.

Айвар

Әйдә, кояш, сип нурыңны,
Кызганма бер дә,
Зур бәйрәм, күңелле бәйрәм
Яз бүген бездә.

 

Кыш б: - Бу нинди жыен монда? Миннән башка гына нинди бәйрәм уздырасыз монда?

Оксана Яз кызы Нәүрүз килде Кыш бабай, аны каршылап Нәүрүз бәйрәме үткәрәбез.

Кыш б:
- Миңа әйтми киткәнсең,

Кышны җиңәм дигәнсең

Ха - ха - ха

Бер өрермен – җил исәр,

Шыткан чәчәкне кисәр,

Ике өрсәм – кар ятар,

Елга – күлгә боз катар.

Кит, Нәүрүз, кит!

Нәүрүз:

- Шып итсәм – җил тынар,

Елмайсам – карын елар

Үзең кит, кыш!

Кыш б: - Минем җитез тайларым бар:

Гыйнвар,февраль айларым бар.

Нәүрүз: - Минем дә тайларым бар:

Җылы апрель, майларым бар.

В.1 - Кыш бабай ачуланма инде, без сине дә бик яратабыз, яратсакта үзеңне, быелга син китеп тор, Нәүрүзгә бир көнеңне.

Кыш б: - Ничек алай? Мин бит әле китмәгән, китәргә дә җыенмыйм. Нәүрүз белән ярышып карыйк, әгәр ул җиңсә ул калыр, мин җиңсәм янадан кыш булыр.

В.2: - Ярый, Кыш бабай , без риза. Әйдәгез, көчегезне сынашып карагыз алайса!

Кто кого перепляшет!

 

В.1 Хормэтле дуслар! Бэйрэм тамашасы ахырына якынлашты. Эллэ нинди авыр елларда да уз йозен югалтмыйча, энэ шулай шат кунелле, сау рухлы булып калган ул безнен халык. Монын очен мен рэхмэт ана. Мэнге шулай зирэк акыллы булсын, имин яшэсен!

В.2: Бугенгенен гузэл мизгеллэре
Кунеллэрдэ калсын уелып.
Тагын шулай, дуслар, бергэлэшеп,
Очрашырга язсын жыелып.
Бергэ. Хушлашмыйк без, дуслар,
Бары саубуллашыйк.

 

Информация о публикации
Загружено: 6 июня
Просмотров: 311
Скачиваний: 0
Тимралиева Оксана Тимергалиевна
Прочее, Прочее, Разное