Опубликованы материалы онлайн-конференции «Цифровая образовательная среда 2021» Скачать→
Конкурс разработок «Пять с плюсом» январь 2021
Добавляйте свои материалы в библиотеку и получайте ценные подарки
Конкурс проводится с 1 января по 31 января

Сценарий литературно- музыкального вечера к юбилею татарского ученого Хузи Махмутова

Сценарий литературно-музыкального вечера посвящен к юбилею татарского ученого, фольклориста Хузи Махмутова. В мероприятии участвовали ученики среднего звена (с 5-8 класс).
Просмотр
содержимого документа

.

         Хуҗи Мәхмүтовның 85 яшьлек юбилеена багышланган әдәби-музыкаль кичә

 Алып баручы:  Нинди матур минем туган авылым!

                       Җир шарында тиңнәр юк аңар

                        Киң кырларда үсә мул игеннәр,

                        Челтерәп ага талгын чишмәләр.

 

2 алып баручы. Шагыйрьләргә илһам бирерлек гүзәл табигате, җырларда мактап җырларлык уңган халкы, бишек җырыдай моңлы челтерәгән чишмәләре, шаулап утырган алтын башаклы басулары белән дан тота  Түбән Ушма авылы.

Малайлар чыга.

Малай: егетләр, карагыз әле, бүген нинди матур көн. Әйдәгез ял итеп, бераз уйнап алыйк.

Малай: Әйдәгез, әйдә “Кузлалы” уйныйбыз. Йә, чыгарыгыз эле кузлаларыгызны.

Малай: Әйдә, Хуҗи син башла.

Хуҗи: Була ул егетләр, әйдәгез.

Шаулаша-гөрләшә уйныйлар.

Малайлар:Ушмы суында балыклар сикерешә, әйдәгез балыкка барабыз!

Барысы: Әйдәгез, әйдәгез.

Алып баручы: Балачак- һәркемнең күңелендә истә калырлык матур мизгелләр бүләк итә. Хуҗиәхмәт Мәхмүтовның да балачагы ямле Ушмы буйларында үткән. Бу аның гыйльми эшчәнлегенә илһам биргәндер ,күрәмсең.

Алып баручы: Фольклорчы галим... Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты баш гыйльми хезмәткәре, филология фәннәре докторы, Халыкара Төрки академиясенең хакыйкый әгъзасы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Хуҗиәхмәт Шаһиәхмәт улы Мәхмүтов.

Алып баручы: Ул 1933 елның 15 февралендә Мамадыш районы Түбән Ушмы авылында дөньяга килгән. Шунда ук җидееллык мәктәпкә укырга керә. Балачагы авыр сугыш елларына туры килә. 1944 елда гаиләләре белән Мамадыш шәһәренә күченәләр. Шунда урта мәктәпне тәмамлагач, Хуҗиәхмәт Мамадыш районы Көек Ерыкса җидееллык мәктәбендә физика-математика укыта. 1953—58 елларда КДУның тарих-филология факультетында укый һәм аны кызыл диплом белән тәмамлый. Уку дәверендә татар теле һәм әдәбияты кафедрасында өлкән лаборант булып эшли. 1960 елларда Буа районы "Яңа юл" газетасында бүлек мөдире, җаваплы секретарь Вазыйфаларын да башкара әле ул. Фәннәр Академиясенең Тел, әдәбият һәм тарих институтындагы эшчәнлеген исә 1966 елда "фольклористика" белгечлеге буенча аспирант буларак башлап җибәрә

                                                

 Алып баручы:Челтер-челтер ага чишмә,

Һич тә тыймалы түгел.

Ә сулары шундый йомшак,

Эчеп туймалы түгел.

Кызлар килә чишмәбезнең

Салкын суын эчмәгә.

Су эчкәндә үзеннән-үзе

Баш иелә чишмәгә.

Бию түгәрәгендә шөгыльләнүче кызлар башкаруында “Су юлы” биюе (“Бормалы су” көенә).

Алып баручы: Мәктәп еллары Түбән Ушмы авылында уза. Хуҗиахмәт Мәхмүтов бигрәк тә әдәбият дәресләрен үз итә. Дәрестән күренеш.

Алып баручы: 1953—58 елларда КДУның тарих-филология факультетында укый һәм аны кызыл диплом белән тәмамлый. Фәннәр Академиясенең Тел, әдәбият һәм тарих институтындагы эшчәнлеген исә 1966 елда "фольклористика" белгечлеге буенча аспирант буларак башлап җибәрә.Х. Мәхмүтов студент вакытта иптәшләре белән Татарстан, Башкортстан, Чувашстан, Удмуртия, Төмән. Пермь, Чиләбе якларында фольклор җыю белән шөгыльләнә

Сценка

4 укучы,рюкзаклар аскан егет-кызлар авыл өенә керәләр.

Студент 1: Хәлләрен ничек, Әсма түти.

Студент 2 : Исән-сау гына яшәп ятасыңмы?

Әби: Аллага шөкер әле, оланнар. Ни йомыш белән йөрисез?

Студент 3:Без студентлар, фольклор җыю белән шөгыльләнәбез.

Студент 4: Сезнең хәтер сандыгыгыз буш түгелдер әле, Әсма түти?

Әби: И-и-и балакайларым, бик изге эш белән йөрисез икән. Безнең әнкәй әйтә торган иде: Теле барлар халык булган,

                     Теле юклар балык булган.

Тел юкка чыга бит, оланнар. Тел язмышы сезнең кулларда. Туган телен кадерләгән халык кына кадерле булыр.

Безнең әткәй, болайрак дип әйтә иде: Татлы тел иясенә бал ашатыр, Татсызы-  таяк ашатыр.

Студент1:Рәхмәт, түти. Син безгә бик булыштың.

Әби: Күрше Мөгаллимәгә кереп карагыз әле. Ул да бик күп мәкальләр белә.

2 нче алып баручы. Туган оясыннан аерылган кош

                                  Канатына мәңге ял тапмый.

                                 Туган телен яратмаган кеше,

                                 Башкаларның телен яратмый.

1 алып баручы. Халкым теле миңа – хаклык теле.

         Аннан башка минем телем юк.

         Илен сөймәс кенә телен сөймәс,

        Иле юкның гына теле юк.

Җыр.........................................................

Алып баручы: 21 нче февраль “Халыкара туган тел көне”билгеләп үтел Бүгенге көндә дөньяда 6 меңнән артык телдә сөйләшәләр. Бу телләрнең 95 процентында планетабызның 4 процент кешесе генә аралаша. Аларның кайберләренең хәтта үз язулары да юк. Хуҗи Мәхмүтов-төрле төбәкләргә чәчелгән татарларның халык авыз иҗатын җыю, туплау белән шөгыльләнгән галим. Телебезнең үткәнән саклап калуда аның өлеше зур.

1 укучы: Аңла, балам...

Илләр, телләр, диннәр алмашына –

Ниләр көтә адәм баласын?

Аңла, балам, сине үзең итеп

Туган телең саклап каласын.

                          Куштым сиңа сайлап матур исем –

                         Җисемеңә туры килсен ул.

                        Милләтеңнең бер мирасы итеп,

                        Әткәң - әнкәң биргән исем ул.

         Вакыт белән бергә үзгәрә бел

         Телләр өйрән, балам, дөнья күр.

        Йөз чөермә ләкин үз телеңнән:

        Бу – Ватанны сату белән бер.

                      Син тугач та, ана сөте белән

                      Иренеңә тамган туган тел.

                      Туган телең җуйсаң, әнкәеңне

                     Онытуың булыр, балам, бел!

                                                        

:

.

 

 

 

 

 

 

 

 

Информация о публикации
Загружено: 1 июня
Просмотров: 129
Скачиваний: 0
Хафизова Эльмира Нурмухаметовна
Классному руководителю, 8 класс, Мероприятия
Скачать материал