Разработка праздника "Рәхмәтлемен Укытучым!"

Яркий сценарий школьного праздника для учителей.Сценарий праздника дня учителя подготовлен для самостоятельного проведения обучающимися 9 класса...
Скачать материал
Просмотр
содержимого документа

ТР Алексеевск муниципаль районы Зур Тигәнәле төп гомуми белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

 

 

https://im0-tub-ru.yandex.net/i?id=0420c2747d0ddfaf6e17a0c0f0fe7a69-l&n=13

 

Рәхмәтлемен сиңа, укытучым!

 

 

Сценарий

 

 

 

 

Төзеде: Асфандиярова Г.Н

Педагог- оештыручы

 

      

Рәхмәтлемен сиңа, укытучым!

Бәйрәм булачак зал матур итеп бизәлә, укытучылар өчен урындыклар куела,

музыка уйнап тора.

1 а.б. Исәнмесез! Хәерле көн!

2.а.б. Ай, нинди көн? Нинди көн бу? Яктыра күңелем күге?

Мең кояштай балкып тора Укытучылар көне!

1.а.б. Сандугачлар сайравын да ишетә белү кирәк...

Чәчәкләрнең ачылуын иртәдән күрә кирәк.

2.а.б. Имәннәрне юкәләрдән аралый белү кирәк.

Яхшыларны яманнардан аера белү кирәк.

1.а.б. Агачлар ничек үсә дә, тамчы ник ташны тишә?

Ник яшел яфрак язын да, ник сары була көзгә?

Икесе бергә. Шуларның менә барын да укытучы әйтә безгә.

(Муз.уйный)

1.а.б. Ни өчен дигән сорауга кем һәрчак җавап таба белә?

2.а.б. Кем тавыш яралгыларының барлык диапозоннарын  кулланып дәрестә аңлатырга өлгермәгәнне тәнәфестә аңлатырга тырыша?

1.а.б . Кем 1 эш көне эчендә бер үк вакытта психолог та, художник та, тәрбияче дә, җәмәгать эшлеклесе дә  ролен дә башкара.

2.а.б. Кем безне телевизордагы кызык кинолардан, компьютордагы контакттан аерып 5-6 сәгатьлек өй эшләре уйлап таба?

Барысы бергә. Әлбәттә инде укытучы!

 1.а.б . Иң беренче мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, зур тормышка озатып соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр безнең янәшәбездә һәрчак яраткан укытучыларыбыз атлый.

2.а.б. Бәйрәмеңдә кабул итсәң иде
Чын йөрәктән чыккан сүзләрне.
Укытучым, син бит белем биреп
Ачтың безнең сукыр күзләрне.
Син лаеклы, газиз укытучым
Рәхмәтләрнең иң җылысына.
Син лаеклы, газиз укытучым
Хөрмәтләрнең иң олысына

1.а.б. Хөрмәтле укытучыларыбыз! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, кояшлы көннәр, шат күңел, тәртипле, белемле укучылар телибез!

2.а.б. Тансылу , Мәктәп – ул безнең белем йорты. Ул безнең икенче туган йортыбыз. Вакытыбызны күберәк, мәктәптә үткәрәбез.

1.а.б. Мәктәптә бит без пропискада. Дус – тату бер гаилә кебек. Кайбер көнне мәктәптән өйгә кайтасы да килми.

2.а.б. Мин шуңа шаккатам инде, безнең укытучыларыбыз без иртән мәктәпкә килгәндә, алар инде шунда була, кайтып киткәндә мәктәптә калалар.

1.а.б  Кай арада өлгерәдер алар? Әле бит һәркайсының өйләрендә үз тормышларын да алып барырга кирәк. Уйладым, уйладым да, мин үскәч укытучы һөнәрен сайларга булдым, Динә.

2.а.б. Мин дә шулай дип уйлап торам. Син укытучы булырсын, мин завуч булырмын. Сөйләштек бетте – китте.

1.а.б.Ә хэзер  берничә укытучыныны бирегә чакырып үзләре белән әңгәмә корып алырбыз. Укучылар сорауларыгызны әзерли торыгыз.

1. Рус теле укытучысы Айсылу апа

2. Математика укытучысын Фаягэл апа

3. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Илсияр апа

4. Инглиз теле укытучысы Ләйсән апа. Һб.укытучылар.(чыгып утыралар)

1.а.б. Рус теле укытучысы Айсылу апа узегез турында сэйләсәгез иде. (сөйлп бетергәч сораулар бирелә)

Айсылу апага шундый сорау бирәбез.   1) Алтын балыктан  сорыйсы 3 теләгегез?

          2) Сезнең беренче укучылар белән хәзерге укучыларыгыз арасында аерма бармы?

Сүзне 8 сыйныфларга бирик( шигырь + җыр )

2.а.б. Математика укытучысын Фаягэл апа узегез турында сэйләсәгез иде.

        Фаягөл апа 1) Әгәр сезне супермаркетка сатучы яисә бухгалтер итеп чакырсалар барыр     идегезме?

        2) Хоббиегыз бармы?

Сүзне 7 сыйныф укучыларына бирик( шигырь )

3. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Илсияр апа узегез турында сэйләсәгез иде

Илсөяр апа. 1) Сезгә нинди кешеләр белән аралашу ошый?

2) Бүләк бирергә яратасызмы, әллә бүләк алыргамы?

Укытучыларыбызны 6 сыйныф укучылары котлый(  җыр )

4. Инглиз теле укытучысы Ләйсән апа узегез турында сэйләсәгез иде

1)Сез кайсы илгә сәяхәткә барырга теләр идегез?

2) Сезне нинди кешеләр ачуыгызны китерә?

1) Йорт эшләрегезне кичтән бетерегә яратасызмы, иртәнме?

2) Әгәр сезне театрга эшкә чакырсалар ризалашыр идегезме?

1) Кайсы язучыларның әсәрләрен яратып укыйсыз?

2) Сез сөйләмегездә кайсы мәкальне кулланырга яратасыз?

1)  Хәзер өстәмә белем алып укырга булса , кемлеккә укыр идегез.

 2) Балачакта истә калган берәр җырыгыз бармы?

1)  Институтта укыганда иң авыр фән кайсы булды?

2) Инглизчә укытучылар бәйрәме белән котлагыз әле..

Укытучыларыбызны Кадрия җыр белән  котлый.

1.а.б. Укытучым, укытучым,

Тормышымның маягы,

Белем бирдең һәм өйрәттең

Аңларга бу дөньяны.

2.а.б. Кирәк чакта әрлисен дә,

Чама белән мактыйың,

Башкалардан сүз тидертми,

Үз балаңдай яклыйсын.

1.а.б. Укытучым — син фәрештәм,

Һәрвакыт якты йөзең.

Һич картайма, сәләмәт бул,

Сөендереп тор безне.

2.а.б. Рәхмәт сиңа укытучым,

Балаңдай үз күргәнгә

Мәгърифәт юлларын ачып

Төпле белем биргәнгә.

1.а.б . Әгәр Ходай шундый кодрәт бирсә,

Гел яшь тотар идем үзеңне.

Йөрәгемдә мәңге саклармын мин,

Сиңа булган олы хисемне!

Елмай. җыр

Уяндыңмы елмай, көнне башла шулай,

Елмай үз –үзеңә, әйтәсе сүзеңә.

Тәрәзәдән кергән,өйне нурга төргән,

Һәрчак изге көнгә, сәлам биргән гөлгә.

                                 Елмай, елмай, елмай......

Уяндыңмы, елмай, көнне башла шулай.

Елмай сәбәпсезгә, яхшы әйбәт сүзгә.

Табарсың һәркемгә, бәхетлегә, кимгә,

Олыга- кечегә, җиде ят кешегә.

                                           Елмай, елмай, елмай......

Уяндыңмы, елмай, көнне башла шулай.

Зил –зиләләр тынар,чыксаң юлың уңар.

Авырлыклар арыр, башланган эш барыр,

Бар дөньяны бизәп, кара минем күзгә.

                                           Елмай, елмай, елмай......

Бугенге бәйрәмебез тәмам . Сау сәламәт булыгыз.

Информация о публикации
Загружено: 30 января
Просмотров: 320
Скачиваний: 0
Асфандиярова Гульфия Нургаеновна
Всем учителям, 9 класс, Мероприятия