План урока.Гаилә. Семья

Гаилә темасына караган гаилә, әби, бабай, апа, абый, эне, сеңел сүзләре белән таныштыру; , монологик һәм диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү; , игътибарлылык, мөстәкыйльлек сыйфатлары тәрбияләү.
Скачать материал
Просмотр
содержимого документа

Сыйныф: 1

Дәрес темасы: Гаилә. Семья.

Максат: гаилә темасына караган гаилә, әби, бабай, апа, абый, эне, сеңел сүзләре белән таныштыру; сәнгатьле уку, монологик һәм диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү; татар теленә карата кызыксыну, игътибарлылык, мөстәкыйльлек сыйфатлары  тәрбияләү.

Дәрес барышы: 

  1. Укытучы. Исәнмесез, укучылар. Хәлләр ничек? Яхшымы?

Укучылар. Исәнмесез.

Укучылар.Рәхмәт. Әйе, яхшы, бик яхшы! Ә сезнең хәлләр ничек?

  • Бик яхшы, рәхмәт.

Укытучы. Укучылар, дәрестә кем бар? Коля бармы? Артем бармы? Ә кем юк?

Укучылар.  Карина юк.

Карина малаймы.

Юк,Карина малай түгел. Ул кыз.

Укытучы.  Яхшы, рәхмәт.

  1. Укытучы.  Татар теле дәресен башлыйбыз. Кызлар, малайлар, карагыз әле монда. Бу нәрсә?

Укучылар. Бу-конверт.

Укытучы. Әйе, бу конверт. Минем тылсымлы конверт. Конверт нинди? Кечкенәме, зурмы?

Укучылар. Зур.

Укытучы. Акмы? Карамы?

Укучылар. Ак.

Укытучы. Конвертта нәрсә бар? (Рәсемнәр чыгара). Болар нәрсә?

Укучылар. Рәсемнәр.

Укытучы. (Рәсемнәрне карый) Ничә рәсем? Әйдәгез саныйбыз.

Укучылар. Бер, ике, өч, дүрт, биш, алты...

Укытучы. Алты рәсем. Бу кем?...

Укучылар. Бу - әни. Бу - әти. Бу - бабай. Бу - әби. Бу-абый. Бу- апа.

Укытучы. Бик яхшы.

  1. Әйдәгез уйныйбыз. Кызлар, малайлар, басыгыз. “Бармак” уены.

Бу бармак - бабай,

Бу бармак – әби,

Бу бармак – әти,

Бу бармак – әни,

 Бу бармак нәни.

Аның исеме – бәби.

  1. Укучылар, без бүген дәрестә кемнәр турында сөйләшәбез?

Укучылар. Әни, әти, әби, бабай, абый, апа...

Укытучы. Алар барысы бергә ничек атала?

Укучылар. Семья.

Укытучы. Дөрес. Бик яхшы. Бу сүзне тагын гаилә дип әйтәләр. Хәзер дәреслекнең 61 нче битен ачыгыз әле.

  1. “Безнең гаилә” тексты өстендә эш:
  • укытучы укый;
  • укучылар укытучы артыннан кабатлап укыйлар;
  • укучылар мөстәкыйль укыйлар.
  1. Матур язу күнегүләре. Дәфтәргә әни, әти, әби, бабай, абый, апа, сеңел, эне сүзләрен язу.
  2. Ял итү. Физкультминут.
  3. Рәсемнәр белән эш.

Укытучы. Бу кем? Белмим. Бу кызмы?

Укучы. Юк, кыз түгел.

Укытучы. Бу әбиме?

Укучылар. Юк, әби дә түгел.

Укытучы. Бу бабаймы?

Укучылар. Әйе, бу бабай.

Укытучы. Бабай нинди? Бабай карт  Бу – карт бабай.

Шул үрнәктә эшлибез: карт әби, яшь әни, яшь кыз, яшь малай.

  1. (рәсемнәр : әби. бабай...)

Әйдәгез уйныйбыз! Басыгыз. Син – кыз. Син – малай. (укучының күкрәгендәге табличкага әби рәсемен беркетә). Хәзер син – кыз түгел, син – әби. Ә син – малай түгел, син – бабай. Син – кыз. Син – малай. (“Кәрия – Зәкәрия” көенә җырлау). Давайте, мы будем хвалить их.

Укытучы.Сез барыгыз да яхшы, матур, зур балалар. Дәресе бетте. Рәхмәт. Сау булыгыз!

Укучылар. Сау булыгыз!.

 

 

Информация о публикации
Загружено: 2 декабря
Просмотров: 1016
Скачиваний: 4
Долгова Лариса Николаевна
Прочее, 1 класс, Уроки