[18-20 августа!] Практическая онлайн-конференция «Образовательные тренды 2020/2021» Подтвердите участие→
Конкурс разработок «Пять с плюсом» август 2020
Добавляйте свои материалы в библиотеку и получайте ценные подарки
Конкурс проводится с 1 августа по 31 августа

Методическая разработка "Последний звонок"

Методическая разработка для проведения последнего звонка.
Просмотр
содержимого документа

Әдәби-музыкаль кичә

«Соңгы кыңгырау»

( Сценарий авторы: Азизова Гөлҗиһан Исмәгыйль кызы)

Максат: укучыларда эстетик зәвык,  укытучыларга карата хөрмәт хисләре, әхлакый кыйммәтләр тәрбияләү өчен шартлар тудыру

Алып баручы:

Хәерле көн хөрмәтле кунаклар, укытучылар һәм ата-аналар, укучылар.  2018 нче елда мәктәпне тәмамлаучы 9 сыйныф укучыларының соңы кыңгырау бәйрәмен башлыйбыз.

2009 нчы елның 1 сентябрендә ак бантиклы, ак алъяпкыч кигән нәни генә кызлар, кара костюм, ак күлмәкле шук малайларны әти-әниләре җитәкләп беренче тапкыр мәктәпкә белем дөньясына алып килделәр.

Шушы көннән соң күпме айлар, атналар, көннәр сизелми дә үтеп киткән. Һәм карагыз, бүген алар белемле, нинди матур, күркәм егет һәм кызлар булып булып үсеп җиттелэр.

 

  1. Җыр “Школьные годы ”. Укучылар сәхнәгә чыга.

 

 Калимуллина Энҗе,  Краснов Алмаз,  Гайнуллова Гелфизәр,  Валиева Илсинә, Хуснетдинов Ильяс,  Асадуллина Илнара, Гимадиев Ильшат.

 

1. Илнара:

Хәтерлим мин әле бүгенгедәй,
Сентябрьнең бере җиткәнен.
Хәтерлим мин әле бүгенгедәй,
Көтә-көтә арып беткәнем.

 

2. Алмаз:

Иң беренче булып килим диеп,
Өскә матур яна күлмәк киеп.
Хәтерлим мин әле бүгенгедәй
Ашыга-ашыга чыгып киткәнем

3. Энҗе:

 Бүгенгедәй, минем хәтеремдә,
Иң беренче белем бәйрәме.
Бер кулымда әни кулы иде,
Ә берсендә чәчәк бәйләме.

 

4. Ильяс:

Тәүге звонок шылтырады безгә,
Ачты олы белем юлларын.
Мәктәп доньясына рәхим ит дип,
Укытучым сузды кулларын.

 

5. Ильсинэ:

Чәчәк тотып әле бүгенгедәй
Килгән кебек сиңа мәктәбем.
Инде менә сезгә, укытучылар,
Сау булыгыз, диеп әйтәмен.

 

6.Гелфизэр:

 9 ел буе кыңгыраулар чыңы

Чакыру булды һәрбер дәрескә

Өйрәтте ул безне төгәллекә

 Җитезлеккә Һәбер  эштэ

7. Ильшат:

Соңгы тапкыр чыңлый бу кыңгырау,
Соңгы тапкыр дәшер дәрескә.
Укытучым, синең алда бүген
Сынау тотам соңгы дәрестә.


8. Илнара:

Алда безне күпме юллар көтә
Бәхетләргә диләр, юл урау
Шул турыда искә төшергәндәй
Яңгыраячак  соңгы кыңгырау


9. Энже:

 Бөтенесен искә төшерер ул-
Кыңгырауның моңлы тавышы.
Шушы мәктәп, шушы класслар безгә
Күпме якын дуслар табышты.

 

10.  Илсинэ:

Малайлар да бүген әллә ничек,
Сүз әйтсәң дә кызарып ояла.
Сагынырлар, хат юлларлар әле,
Чәч толымын тарткан кызларга.


11. Ильшат:

Кызлары да әллә нишләгәннәр
Менә — менә тора еларга.
Укытучы гына елмая гел,
Гәҗәпләнеп үткән елларга
 

Укытучы:

Болары да олы юлга чыга,
Җан җылысы күчкән аларга

Канатлары инде ныгыдылар

Биеклекләр, үрләргә яуларга

 

Алып баручы:

Ә хәзер Вальс.


Вальс! Вальс! —
Яңгырый киң залда.

Вальс! Вальс! —
Канат ул һәр җанга

Вальс! Вальс!
Кушылыйк без аңа.

Әйләнегез  парланышып
Балачакнын сонгы вальсын
Шушы яуган изге моңнар
Йөрәкләрдә мәңге  калсын

  1. Укучылар “Вальс” бииләр.

Алып баручы:

Тәүге звонок белем ачкычларын

Балаларның бирә кулына.

Соңгы звонок башлап алып чыга

Һәр яшьлекне тормыш юлына.

Чыгарылыш сыйныф укучыларын котлау өчен, уку елына өлешчә йомгак ясау өчен сүз мәктәбебезнең директоры Альберт Җәвит улына һәм директорның укыту эшләре буенча  урынбасары Миләүшә Робертовнага бирелә.

(Котлау сүзләре әйтелә. Укучыларга выпускник тасмаларын тагалар)

Ильшат:

Мәктәбебезнең җитәкчесе һәм укытучыбыз Альберт Җәвитович! Һәрвакыт сезнең ярдәмне, сезнең кайгыртуны тоеп яшәдек. Безне батырлыкка, чыдамлыкка һәм җитезлеккә өйрәттегез. Мәктәбебезнең бүгенгесе һәм киләчәге өчен гел кайгыртып, янып яшисез.

Ничә еллар, укытучым, сез бит

Чын йөрәктән белем бирдегез

 Кыенлыклар китерсәк тә, сүз әйтмичә,

Безне сакладыгыз, түздегез.

 Рәхмәт сезгә барысы өчен дә! Сау-сәламәт һәм бәхетле булыгыз! 

Илсинә:

Мәктәбебезнең директор урынбасары Миләүшә Робертовна!  9 ел  уку барышында дәрестә дә, класстан тыш чаралар вакытында да, хәтта  каникуллар чорында да  янәшәбездә гел  сезнең барлыкны,  Һәрвакыт сезнең ярдәмне, сезнең кайгыртуны тоеп яшәдек.

Безгә шатлык килсә, сез дә шатландыгыз. Авырлыклар килсә безнең өчен борчылдыгыз.

Күрмәмешкә салыштыгыз кайчак,

Без ясаган юк-бар ялгышны,

Агымсулар бозса да юлларны,

Бозмадыгыз безнең язмышны.

Барысы өчен дә сезгә зур рәхмәт. Тынычлыкта, саулыкта, бәхетле гомер кичерергә язсын.

 

  1. Җыр:”Мәктәп еллары”.

Килгән кунакларның котлаулары:

Ильяс

 Беренче укытучым

Гел исемдә килүем мәктәбемә,

Сөеп безне алып кердегез.

Шуннан бирле Сез күпме балага

Армый-талмый белем бирдегез.

Яшәрдегез һәр ел сентябрьдә

Агач яфрак ярган шикелле.

Ә балалар киткәч моңайдыгыз,

Шушыдыр, дип, гомер үтүе.

 

Энже:

Хөрмәтле Гүзәлия, Гелнур, Гелия, Ләйсән апалар ! Сез чын мәгънәсендә безнең икенче әниебез булдыгыз! Сез каләм тотарга, язарга, хәреф танырга өйрәттегез. Безгә чын кешеләр булырга этәргеч бирдегез. Шук-шаян, күзләре янып торган, уйлары уенда булган балаларны үзегезгә караттыгыз, тыңлаттыгыз. Безнең балачакны тагын да матур, алай гына түгел, эчтәлекле, файдалы да итә алдыгыз. Бик зур рәхмәт Сезгә ! Без Сезнең яхшылыкларыгызны беркайчан да онытмабыз!

 

Сүз башлангыч сыйныф укытучыларына бирелә.

 

  1. Җыр: Өйрәтәләр дәресләрдә, дәресләрдә.

 

 Илнара:

Бөтен гомерен балаларга биреп,

Таңнан төнгә янып-көюче

Күктә янган якты кояш сыман,

Тирә-юньне нурга күмүче

Ул минем -укытучым.

 

Алмаз:

Һәрбер сүзе, җылы күз карашы,

Сабый күңеленең түренә үтүче,

Авырлыклар килсә, уртаклашып,

Сиздермичә ярдәм итүче

Ул минем- укытучым.

 

Илсинэ:

Кирәк чакта бераз кырыс булып,

Тыныч кына җавап бирүче,

Белем дөньясының баскычларын

Безнең белән бергә үтүче 

Ул безнең-укытучы.

 

Ильшат:

Укытучым минем, сүнмәс назым.

Якты язым – балачакларым.

Мин гомергә, әнкәм белән бергә,

Күңелемдә Сезне саклармын.

 

Гелфизэр:

Ничә еллар, укытучым, сез бит

Чын йөрәктән белем бирдегез

Кыенлыклар китерсәк тә, сүз әйтмичә,

Безне сакладыгыз, түздегез.

 

Укытучым! Бик зур рәхмәт сезгә!
Тормышка ашты минем зур хыял.
Исәнлекләр сезгә, сәламәтлек.
Сез бит минем өчен идеал!

 

Алып баручы: Ә хәзер барлык укытучыларны сәхнәгә чакырабыз.

 

  1. Җыр: “Прекрасное слово учитель»

Укучылыр:

Рәхмәт сезгә  балаларны яратканыгыз  өчен,

Рәхмәт   мавыктырыч дәресләрегез  өчен,

Рәхмәт сезгә  безне кайгыртуыгыз өчен,

Рәхмәт   яхшылыкларыгыз өчен,

Рәхмәт   безгә ышанганыгыз өчен,

Рәхмәт безгә карата сабыр булганыгыз өчен,

Рәхмәт яхшы киңәшләрегез өчен!

 

Укучылар укытучыларга сердечкалар һәм чәчәкләр  бирәләр.

 

6)Презентация “ Рәхмәт сыйныф җитәкчебез!”

 

Сыйныф җитәкчесенә рәхмәт сүзләре

Энҗе:

Сезнең язмыш шундый. Борчуларсыз,
Үтмидер ул сезнең көнегез.
Сез бит безгә белем генә түгел,
Йөрәк җылыгызны бирдегез.
Безнең шаянлыклар чәчегезгә
Өстәгәндер көмеш бөртекләр.
Сезнең язмыш шундый. Ярдәм итү
Канат үстергәндә бөркетләр.
Көмеш кыңгырауның соңгы җыры,
Озак чыңлар, чыңлар колакта.
Укытучым биргән ныклы белем,
Офыкларга тарта, еракка.
Без очарбыз шул офыкка карап,
Сезнең караш барыр озатып.
Олы рәхмәт, Укытучым!, — диеп.
Баш иярбез сезгә бер кайтып.
Безне алда зур сынаулар көтә,
Мәктәп данын hәрчак якларбыз.
Сездән алган тормыш юлламасын
Мәңге тап төшерми сакларбыз!
Хөрмәтле Гөлҗиһан Исмагиловна!

 Без сезгә чын күңелебездән ышандык. Әти-әнигә әйтмәгән серләрне дә сезнең белән бүлештек. Түбән билге алсак, артыбыздан “Төзәтегез!” дип йөрүче дә ул сез. Шуклыкларыбызны кичергән, тупаслыкларыбызны гафу иткән өчен мең рәхмәт сезгә! Безнең өчен кызарырга туры килгән өчен сезнең алдан гафу үтенәбез. Сез – безнең икенче әни булдыгыз һәм ул еллар үткәч тә шулай булып калачак!

Сыйныф җитәкчесе сүзе:

Кадерле балалар! Бүгенге көн сезгә бик еракта кебек тыела иде. Менә ул бүген килеп тә җитте. Бу көн сезне мәктәп парталарыннан җәйгә генә түгел, бөтенләйгә аерачак. Сезнең өчен “балачак иленең “ ишекләре ябылачак.

          Димәк сез бүгеннән зур кешеләр. Алда сезне зур, катлаулы тормыш көтә.  Ул тормыш сезгә нинди сюрпризларын әзерләп куйгандыр әлегә билгесез. 

         Киләчәктә сезнең сөенечләрегездә булыр, күңелсезлекләргә дә очрарсыз, уңышларыгыз да булыр, уңышсызлыкларга да дучар булырсыз. Югарыгы да күтәрелерсез, түбән төшкән чакларыгыз да булыр.

Әмма ничек кенә булсада үзегезне тыныч, сабыр һәм аек акыл белән эш йөртүче булырга тырышыгыз. Чөнки тормыш шулай бар, ул шулай булырга тиеш тә.   

Алдыгызга максат куеп, шул максатка ирешергә омтылыгыз! Бәхетле булырга тырышыгыз. Моның өчен эш сөегез, акыллы һәм кешелекле, ярдәмчел һәм мәрхәмәтле булыгыз. Шул вакытта сезнең эшләрегез һәрчак уңар, бәхетле булырсыз.

 Алдыгызда торган дәүләт имтиханнарын уңышлы гына тапшырып чыгыгыз . Ак юллар сезгә! Кем генә булсагыз да, кайда гына эшләсәгез дә, сезне тәрбияләүгә бар көчен куйган әти-әниләрегезне, белем биргән укытучыларны, балачактан җитәкләшеп үскән сыйныфташларыгызны онытмагыз.

 

Илсинэ:

Ничә еллар бер бинада ,

Бер гаиләдә булып яшәдек

Бу елларны хәзер күңелебезгә

Өзелмәслек итеп бәйләдек

 

Ильшат:

Тәнәфестә бергәләп  без

Ашханәгә керәбез

Миләүшә апа аш пешерә

Аны барыбыз беләбез

Аш та тәмле, боткасы да,

Барысы өчен дә рәхмәт!

Тамак туйгач дәресләрдә

Утыруы булды рәхәт!

 

Илсинэ:

Гелсинә апа, Эльвира апа

Чиста тота мәктәпне

Бүген сезгә шигырь аша

Әйтәбез без рәхмәтне.

Илнара:

Хөрмәтле ветеран укытучыларыбыз!         

Шау чәчәкле ничә язлар килде

Мул җимешле көз үтте

Еллар эзе булып чәчегезгә

Кырау төсле кырыс чал иңде

Сез ничәмә-ничә буынга армый –талмый белем һәм тәрбия бирдегез, мәрхәмәтле һәм шәфкатьле булырга өйрәттегез. Барысы өчен дә сезгә зур рәхмәт. Без сезнең алда баш иябез.

Алып баручы:    

Укытучылар коллективы белән иңгә –иңне куеп, һәрдаим ярдәм итәргә әзер тоучы хөрмәтле ата-аналар. Сез 9 ел буе мәктәп тормышы белән кызыксынып, актив катнашып, аның бер әгъзасы булып яшәдегез. 7 баланың барысы да тырышып  укып йөрделәр, балалык шуклыкларын санамаганда тәртипле һәм акыллы, эшчән булдылар. Бүгенге көн сезнең өчен моңсу булса да, мин балаларыгыз белән берлектә сезне шушы бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз. ( Чәчәкләр бирәләр)

 

Гелфизэр:

1. Әнкәй кулларына сыенып үстем,

Күңеленең тоеп аклыгын.

Васыять итеп алдым юлларыма

Сабырлыгын аның, сафлыгын.

 

Ильяс:

2. Рәхмәт сиңа, әнкәй, рәхмәт сиңа!

Өйрәткәнсең ана теленә.

Иң элгәре, күкрәк сөте белән

Салгансың уй минем күңелгә.

 

Илнара:

3. Рәхмәт сиңа ,әти, рәхмәт сиңа ,әни,

Шундый зур тәрбия биргәнсез.

Үз бәхетең – тәүфыйклы булуыңда

Онытма син, кызым, дигәнсез,

 

Энже:

4. 16 ел үткән гомеремнең

Һәр сәгате сезгә бурычлы

Һәрвакытта булсам иде сезгә

Тугры бала – изге булышчы.

 

Алмаз:

5. Әтием! Әнием!

Тигез гомер насыйп булсын сезгә,

Гел атлагыз бергә, янәшә.

Яшәсәгез иде йөзгәчә

 

Илсинә:
Хөрмәтле әти-әниләребез! Менә без дә үсеп життек. Сез бөтен көчегезне безне тәрбияләүгә куйдыгыз. Бер үк вакытта йомшак та, таләпчән дә була белдегез. Сезне бүгенге бәйрәм белән тәбрикләп, нык сәламәтлек, кайгы-хәсрәтсез көннәр, бәхетле озын гомер телибез.

 

Ильшат:

Тормыштан ямь табып, авырлыкларга бирешмичә, иминлектә яшәвегезне телибез. Тормыш дулкыннары кая гына илтсә дә, һәрвакыт күңел түрендә булырсыз, йөзегезгә кызыллык китермәбез, ышаныгыз безгә.

 

  1. Җыр: “Рәхмәт әнием, рәхмәт әтием!”

Алып баручы:

Башлангыч белем баскычын тәмамлаучы балаларың чыгарылышларга сүзе. 


Музыка: Соңы кыңгырау.

Алып баручы:

Кадерле балалар 9 ел дәверендә сез меңләгән мәртәбә кыңгырау тавышы ишеттегез. Бүген яңгыраячагы – соңгы звногыгыз булыр. Ул сезнең күңелләрдә мәңге сакланыр.

 

Дәшә серле юллар,

Башта төрле уйлар,

Яшь йөрәктә чыңлый мең сорау.

Якты юллар телеп,

Матурлыкка өндәп

Саубуллаша көмеш кыңгырау.

Бир кулыңны, дустым,

Ерак юлга чыктык,

Тау артында болыт аллана.

Безнең юллар бара

Ерак офыкларга,

Офыктагы серле таңнарга.

Ямансуда кебек,

Аерылуны белеп,

Урамнарны җырлап бер урау.

Көмеш тавыш тынмый,

Йөрәкләрдә чыңлый,

Соң мәртәбә чыңлый кыңгырау.

  1. Флешмоб “Сау бул, мәктәп”

 

 

Информация о публикации
Загружено: 14 января
Просмотров: 161
Скачиваний: 3
Азизова Гользиан Исмагиловна
Классному руководителю, 9 класс, Мероприятия
Скачать материал