Летние международные олимпиады для 1-11 классов Участвовать→
Конкурс разработок «Пять с плюсом» июнь 2021
Добавляйте свои материалы в библиотеку и получайте ценные подарки
Конкурс проводится с 1 июня по 30 июня

Конспект занятия на тему "Органайзер"

Конспект занятия объединения "Мастерская поделок" на тему "Органайзер"
Просмотр
содержимого документа

Тема: Пластик материалдан кул эшләнмәсе- органайзер.

Максат: пластик шешә кулланып кул эшләнмәсе эшләү.

 

Бурычлар:

 -укучыларны яңа мәгълүматны тыңлый белергә, үзара сөйләшүдә катнашырга, табигатьнең чисталыгын сакларга, ташландык материалдан кул эшләнмәләренең  серле дөньясын барлыкка китерә белергә өйрәтү;

-укучыларның матурлыкка соклану хисен, иҗади фикерләү сәләтен үстерү;  клей белән эшләү осталыгын ныгыту;

-укучыларда хезмәтне ярату, табигатькә игьтибар, дусларга хөрмәт, җәнлекләргә карата шәфкатьлелек тәрбияләү.

Җайланма һәм материаллар:

Әзер кул эшләнмәсе- органайзер, граммпластинка, тукыма кисәге, төрле төстә һәм төрле үлчәмле пластик шешәләр, “Титан” клее, универсаль клей, бизәү өчен: төрле төстәге төймәләр, төрле төстәге атлас тасмалар, , кара һәм кызыл маркерлар, өстәл өстенә куяр өчен һәр балага җәймә, кул сөртер өчен салфетка, презентация күрсәтү өчен ноутбук, проектор.

Дәрес планы:

  1. Оештыру өлеше.
  2.  Яңа тема һәм максатны аңлату.
  3. Яңа материалны аңлату. (Үзара сөйләшү).
  4. Эшләнәсе кул эшләнмәсен күрсәтү һәм аңлату.
  5.  Физкультминутка.
  6. Инструктаж.
  7. Укучыларның мөстәкыйль эше.
  8. Дәрескә нәтиҗә ясау.

1. Оештыру өлеше.

 

 -Исәнмесез укучылар!  Таныш булыйк, мин Василова Эльмира Саматовна, Әтнә районы “Мәктәптән тыш эшләр үзәге”нең өстәмә белем бирү педагогы. Хәзер безнең “Ташландык материалдан кул эшләнмәләре” (“Поделки из бросовых материалов”) түгәрәге дәресе.  Без бүген группаларга бүленеп эшләрбез.Сез инде 3 группага 4 әр укучыдан бүленеп тә куйгансыз. Әйдәгез бер- беребезгә да карап елмайыйк да, күтәренке рухта  дәресне башлап җибәрик. Укучылар, сез бүгенге дәрескә әзер дип уйлыйм.

 

(Дәрескә әзерлекне, кирәкле инструментлар һәм материалларны тикшерү).

 

  1.  Яңа тема һәм максатны аңлату.  

 Тема:   Пластик материалдан кул эшләнмәсе- органайзер “Дуслык аланы” 

Максат: пластик шешә кулланып кул эшләнмәсе эшләү.

 

  1. Яңа материалны аңлату. (Үзара сөйләшү)

Слайд 1. ( 2 табигать күренеше, пластик шешәнең экологик ягы)

-Балалар, бу рәсемнәрдә бер үк табигать  күренешен күрәсез. Алар бер – берсеннән кайсы яклары белән аерыла? Бик дөрес-1 нче рәсемдә чиста табигать , 2 нче рәсемдә шул ук табигать почмагы пычыранган. Күрәсезме, анда төрле чүп- чар ята. Ә кем соң гаепле? (Җавап)  Әлбәттә, кешеләр. Сез минем уйлавымча, табигатьне пычыратырга ярамаганлыкны беләсез. Игътибар итегез әле, шушы чүп арасында иң күбе пластик шешәләр. Ә беләсезме укучылар, пластик шешәләр  100 ел таркалмый икән.

Алар шулай табигатьне пычыратып ятмасын өчен:

Слайд 2.

1.Пластик савытларны җыеп махсус урынга тапшырырга була.

2.Пластик савытларны яндырырга була.

3.Пластик савытларга икенче тормыш бүләк итәргә була.

-Пластик шешәдән нинди кул эшләнмәсе ясап була икән? Әйдәгез, карап китик әле.

Слайд 3. (поделки)

 4. Эшләнәсе кул эшләнмәсен күрсәтү һәм аңлату.

           -Ә бүген без сезнең белән нәрсә эшләрбез икән?

            -Миңа кечкенәдән әбием, һәр әйберне үз урынына куярга кирәк, дип өйрәтә иде. Әбиемнең һәрвакыт шулай дип әйтүе мине һәр әйберне үз урынына куярга өйрәтте. Ә сез үз әйберләрегезне урыннарына куя беләсезме? Димәк сез тәртипле балалар икәнсез.

Ә әйберләрне бер урынга туплап кую ул органайзер дип атала. Органайзер инглиз сүзеннән алынган.

 

Слайд 4.

-Органайзер - «бергә туплау” (организовать) дигән мәгънәдә.

-Без бүген органайзер ясыйбыз.

-Быелгы уку елында без минем укучыларым түгәрәктә  пластик шешәдән төрле җәнлекләр  ясадылар.

Слайд 5.  Менә алар.

Слайд 6.  Бүгенге дәрестә без шул җәнлекләрне бер урынга тупларга тиеш.

  • Күрәсезме,  безнең түгәрәк аланыбызда  агач үсеп утыра. Җәнлекләр агач тирәсенә җыелганнар.

-Әйдәгез, без бу органайзерны “Дуслык аланы” дип атыйк.

Слайд 7.  Кем ул дус. Дус- ул синең тормышыңда иң ышанычлы ярдәмче, киңәшче.

Сез дә бүген бер- берегезгә ярдәм итеп, дус- тату эшләрсез дип ышанып калам.

(Физкультминутка.)

Слайд 8

5. Инструктаж.

Һәр эшкә керешкәнче, куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшереп үтәләр. Әйдәгез, без дә сезнең белән экранга карыйк әле.

 

1.Эшне укытучы рөхсәт иткәч кенә башла.

2.Клей белән сак эш ит.

3.Эшләгән вакытта иптәшеңгә комачаулама.

4.Эш өстәлендә һәрвакыт чисталык сакла.

 

6. Укучыларның мөстәкыйль эше.

-Укучылар, хәзер сезнең иҗади мөстәкыйль эшегез башлана. Сез шушы Дуслык аланына җәнлек фигураларын үзегез теләгәнчә атлас бантиклар белән бизәп, аслыкка “Титан” клее белән ябыштырырга тиеш булачаксыз.

 

 

Слайд 9.

Технологик карта.

1. Пластик шешәдән ясаган җәнлек фигураларын атлас бантиклар белән бизәргә.

2.Бизәлгән пластик фигураларны аслыкка “Титан” клее белән ябыштырырга.

7.Дәрескә нәтиҗә ясау.

-Балалар,бүгенге дәрестә минем максатым сезгә  пластик шешәдән матур һәм файдалы кул эшләнмәсе ясарга өйрәтү иде. Без максатыбызга ирештек. Менә бу органайзерга сез менә шулай итеп линейка, карандаш, ручка тутырып куя аласыз. Шулай ук без сезнең белән табигатьне саклау, дуслык турында да сөйләштек бүген.

 

 -Әйдәгез, сезнең кул эшләнмәләреннән күргәзмә ясыйбыз.

 -Молодцы! Сез бик тырыш, бердәм , тату укучылар икән. Киләчәктә дә сезнең бердәм булып калуыгызны телим.

Балалар, мин  сезнең беләм танышуыма бик шат.

Рәхмәт бүгенге дәрестә актив катнашканыгыз өчен. Шуның белән безнең дәрес тәмам. Сау булыгыз.

 

Информация о публикации
Загружено: 12 января
Просмотров: 168
Скачиваний: 2
Василова Эльмира Саматовна
Внеурочка, 3 класс, Уроки

Проверьте знания своих учеников интересными заданиями

Красочные наградные дипломы и сертификаты для участников, свидетельства и благодарности каждому учителю, ежемесячный розыгрыш ценных призов!

Скачать материал