І Осенняя онлайн-сессия «Повышение квалификации педагога» Подтвердить участие→
Конкурс разработок «Пять с плюсом» сентябрь 2020
Добавляйте свои материалы в библиотеку и получайте ценные подарки
Конкурс проводится с 1 сентября по 30 сентября

Боерык фигыльләрне кабатлау

Укучыларның фигыль темасыннан белемнәрен актуальләштерү, грамматик мәгьнәләре, зат-сан, заман белән төрнәнеше, барлык-юклык төрләрен гомумиләштерү; сөйләм һәм язу культурасын булдыру, табигатьне яратырга, матурлыкны күрә, тоя белергә өйрәтү; укучыларның үз фикерләрен әйтә, дәлилли, шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү.
Просмотр
содержимого документа

Боерык фигыльләрне кабатлау.

 

 

 

 

Максат: Укучыларның фигыль темасыннан белемнәрен актуальләштерү, грамматик мәгьнәләре,

 зат-сан, заман белән төрнәнеше, барлык-юклык төрләрен гомумиләштерү; сөйләм һәм язу культурасын булдыру, табигатьне яратырга, матурлыкны күрә, тоя белергә    өйрәтү; укучыларның үз фикерләрен әйтә, дәлилли,  шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә  ирешү.

 

Җиһазлау: дәреслек, рәсемнәр, компьютер.

 

Дәрес төре: кабатлау,

 

Дәрес барышы.

 

I. Оештыру моменты.

 

1. Исәнләшү.

 

- Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар һәм укучылар!

 

II. Актуальләштерү.

 

  1.    Өй эшен тикшерү. “Кышкы табигать” рәсеме буенча кечкенә хикәя төзеп килергә иде.
  • Кышкы  табигатьнең үзенчәлекле матурлыгы турында нинди хикәяләр төзедегез. (Берничә укучының хикәясе тыңланыла.)

 

2. Тактага рәсемнәр эленгән,  рәсемнәр буенча җөмләләр төзегез. Фигыльләрне боерык фигыльгә әйләндерегез. 

                

               

 

 

      3. Төзелгән җөмләләрдән чыгып, фигыль турында өйрәнгәннәрне кабатлау.

 

А). Нинди фигыль турында сүз бара?

 

 Кирәк икән-боерабыз,

 Кирәк икән-тыябыз,

 Җөмләләрдә төрле-тәрле

 Зат һәм санны тоябыз.      (боерык фигыль)

 

Б). Шигырьдән һәм мәкальләрдән боерык фигыльләрне табыгыз.

 

 Яшәү биреп, ямьнәр биреп,

 Тере суы иңгән күктән

 Яусын, яусын, сеңеп яусын,

 Бар тереклек күптән көткән.     (Ш.Галиев)

  • Бәхетне юлдан эзләмә, белемнән эзлә.                                                                                                                   
  • Аңламый әйтмә, чәйнәп йот.
  • Тапканыңа куанма,  җуйганыңа елама.
  • Яумасаң да күкрә, көчең җитмәсә дә, сер бирмә.

 

В) “Ромашка” уены. (Грамматик сораулар)

  •       Нинди сүз төркемен без фигыль дип йөртәбез?
  •       Фигыль ничә заманга бүленә? (Хәзерге –а,-ә,-ый,-и

Үткән билгеле: -ды,-де,-ты,-те;

             билгесез: -ган,-гән,-кан,-кән

Киләчәк билгеле: -ачак,-әчәк,-ячак,-ячәк;

              билгесез: -ар,-әр,-яр,-ыр,-ер,-р)

 

  • Фигыльнең  зат-сан белән төрләнеше турында сөйләгез. (I з, II з, III з, берлек һәм күплек саннарда килә.)
  • Нинди җөмлә кисәге булып килә? (хәбәр)
  • Бирелгән фигыльләрдән юклык төрен ясаыгыз: җый, кил, уйный, йөгерә, сайла, эшлә, көл.
  • Боерык фигыль нәрсә белән төрләнми? (заман белән)
  • Бирелгән фигыльләрдән боерык  фигыль ясаыгыз: укый, китә, кайта, ала, җыя, яза, тикшерә.

 

III. Төп өлеш.

  1.    Дәфтәрдә эш. Матур язу күнегүе.

Агачларны сындырмагыз,

Суларны да пычратмагыз,

Пыяла-чүп атмагыз.

Табигать ул – безнең әни

Табигатьне саклагыз! (Г.Тукай)

  • Укучылар, кайсыгыз шигырьне сәнгатьле итеп укып күрсәтә.
  • Г.Тукай бу шигырендә нәрсә әйтергә теләгән? (Укучылар җавабы)
  • “Табигать ул – безнең әни
  •  Табигатьне саклагыз!” юлларын сез ничек аңлыйсыз? (Укучылар җавабы)
  • Димәк, укучылар, безгә табигатьне яратырга, сакларга, пычратмаска кирәк.
  • Бирелгән шигырьдән боерык фигыльләрне табыгыз әле.

 

3.  Укучылар, игътибар белән экранга карагыз әле, өйрән, аума, төз утыр, тор боерык фигыльләре кергән нинди шигырь юлларын беләсез? (Г.Тукайның “Кызыклы шәкерт” шигыреннән алынган юллар)

  • Бу фигыльләр нинди затта, санда кулланылган? (II з, берлек санда)
  • Әйдәле, Акбай, өйрән син, арт аягың белән тор;

Аума, аума, туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр!

Укучылар, бу юлларның тәрҗемәсен кем  әйтеп бирә?

 

4. Рәсемнәр белән эш. Рәсем эчтәлегенә  туры килердәй мәкальләр сайлап языгыз.

А)  Аз сөйлә, күп эшлә.

Тәвәккәл таш ярыр.

Бүгенге эшне иртәгәгә калдырма.

Ашыккан ашка пешкән.

 

                              

 

Б)  Тел сөйли, кул эшли.

Киңәшле эш таркалмас.

Ялкауга эш кушсаң, башы авырта.

Хәрәкәттә - бәрәкәт.

 

В)  Язның бер көне елны туйдыра.

Үзе егылган еламас.

Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс.

Иренгән ике эшләр.

 

IV. Ял минуты. «Туган тел» җырын тыңлау.

- Укучылар,  җырны игътибар белән тыңлагыз да фигыльләрне әйтегез.

1. “Балам”, -  диеп туган телдә

Өйрәтә миңа әткәм.

“Әнием”, -  дип әнкәемә

Мин туган телдә әйтәм.

Кушымта:

Дөньяда иң матур ил

Ул минем туган илем.

Дөньяда иң матур тел

Ул минем туган телем.

2.   Туган телемдә сөйләшеп

Яшим мин туган илдә.

Туган ил  дигән  сүзне дә

Әйтәм мин туган телдә.

Кушымта.

3.  Иң изге хисләремне мин

Туган телдә аңлатам.

Шуңа күрә туган телне

Хөрмәтлим мин, яратам.

 

V. Компьютерда күнегүләр башкару.

1. Боерык фигыльләрне табыгыз, зат-санын билгеләгез.

А)  Киңәш.


Күзең белән кара син,

Күңлең белән уйла син.

Уен уйнап, язуыңны

Ялгыш язып куйма син.

Кат-кат уйла хисапны,

Дөрес чыгар шул чакны.

Уйла җитез, уйла тиз,

Биш кат үлчә, бер кат кис!

Дәфтәрең чиста булсын,

Китабың көлеп торсын.

Ачып җибәргәндә син,

Үзлегеннән укылсын.


(Ш.Маннур)

 

 

Б)  Әйт әле, Күбәләк,

Сөйләшик бергәләп:

Бу кадәр күп очып

Армыйсың син ничек? (Г.Тукай)

 

В)  Боерык фигыльләрне кирәкле формага куеп языгыз.

1.   Иген...  кырлар, җырла...  батырлар,

Хезмәт тавышы җирдә яңгыра...   (Ә.Фәйзи)

 

  1.    Бар...   болынга, балалар!

Йөгер...  уйна...  көл... ,

Елмай...  күреп шат аналар,

Юан... боеккан күңелегез.  (М.Җәлил)

 

Индивидуаль биремнәр. 

А)  Нокталар урынына мәгънә буенча туры килгән боерык фигыльләрне кирәкле формада куегыз.

  1. Хәзер вакыт соң инде, телефоннан озак ... .
  2. Өлкән кешеләр белән һәрвакыт беренче булып ... .
  3. Алар бүген мәктәптә булачак бәйрәмгә соңга ... .
  4. Ял иткәннән соң, урманда чүп ... .
  5. Асиягә әйтергә кирәк, телевизор күп ... , чөнки күзләре болай да начар күрә.
  6. Алдагы дәрескә кагыйдәне ... , җөмләләрне язып ... .
  7. Кышкы салкын көннәрдә җиңел итеп ... .

 

Б)  Бирелгән фигыльләрне кирәкле алмашлыклар белән языгыз.


... сөйләмә

... ышансын

... ертмагыз

... басыгыз

... ватмасын

... сөйләшик

... киенмәсен

... югалтмыйк

... үстермәсеннәр

... ашыкмасын

... сөртик

... күтәрегез


 

VI. Дәреслек белән эшләү.

  1. 100 нче күнегү. Башла, көл боерык фигыльләрен зат-сан, барлык-юклык белән төрләндереп языгыз.

Барлык

Башлыйм

Башла

Башласын

Башлыйк

Башлагыз

Башласыннар

 

Юклык

Башламыйм

Башлама

Башламасын

Башламыйк

Башламагыз

Башламасыннар

 

Барлык

Көлим

Көл

Көлсен

Көлик

Көлегез

Көлсеннәр

 

Юклык

Көлмим

Көлмә

Көлмәсен

Көлмик

Көлмәгез

Көлмәсеннәр


  1. 106 нчы күнегү. Боерык  фигыльләрне II з. күплек сан формасына куеп, барлык һәм юклык төрләрен  кара-каршы языгыз. Берничәсе белән җөмлә төзегез.

 

VII. Өйгә эш бирү.

I В. Боерык фигыльләр кулланып әкият язарга.

II В. Ситуатив хикәя язарга. Без һәркөнне урамнан йөрибез. Үзебезнең күзәтүчәнлегебезне тикшерик әле. Без  нинди хәлләргә, нинди ситуацияләргә очрыйбыз?

III В. Боерык фигыль кергән 4 мәкаль язып килергә.

 

VIII. Дәресне йомгаклау. Билгеләр кую.     

Информация о публикации
Загружено: 24 января
Просмотров: 693
Скачиваний: 1
Ялалтдинова Земфира Акрямовна
Родной язык и литература, 6 класс, Уроки
Скачать материал