1 нче сыйныфта татар теленнән дәрес конспекты "Җөмлә башындагы сүзне баш хәреф белән язу, җөмлә ахырында нокта, сорау һәм өндәү билгеләрен дөрес кую. Юл з хәрефен язу"

1 нче сыйныфта татар теленнән дәрес конспекты "Җөмлә башындагы сүзне баш хәреф белән язу, җөмлә ахырында нокта, сорау һәм өндәү билгеләрен дөрес кую. Юл з хәрефен язу"
Скачать материал
Просмотр
содержимого документа

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы 

   бюджет  гомуми белем муниципаль учреждениесе 

  «Чапшар башлангыч мәктәп-балалар бакчасы”

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Җөмлә башындагы сүзне баш хәреф белән язу,  җөмлә ахырында  нокта, сорау һәм өндәү билгеләрен дөрес кую. Юл з  хәрефен язу.

 

1 НЧЕ  СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН   ДӘРЕС ПЛАНЫ

 

 

 

 

 

 

 

 

Төзеде:   Асадуллина Гөлфинә Гәбделфәрт  кызы

беренче квалификацион  категорияле башлангыч сыйныф укытучысы   

                                                             

 

 

 

 

                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                          

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                                  

Чапшар авылы

2019 нче ел

Татар теле       1 сыйныф

Тема: Җөмлә башындагы сүзне баш хәреф белән язу,  җөмлә ахырында  нокта, сорау һәм өндәү билгеләрен дөрес кую. Юл з  хәрефен язу.

МАКСАТ:

1. “З” хәрефе белән таныштыру, язарга өйрәтү; “З” хәрефе белән 1 – 2 иҗекле сүзләрне укырга өйрәтү.

2.– [з] авазының дөрес әйтелешен, башка авазлардан аеру һәм сүздәге урынын билгеләү күнекмәләрен ныгыту;

– 1 һәм 2 иҗекле сүзләргә иҗек – аваз анализы ясау күнекмәләрен ныгыту;

– Төшем килешенең җөмләдәге дөрес кулланылышын ныгыту.

3. Тулы җөмлә белән җавап бирүгә, дөрес һәм матур сөйләмгә омтылыш тәрбияләү.

 

ҖИҺАЗЛАУ: балалар санынча урындыклар, өстәлләр, мольберт, магнитлы такта, “өстәл театры” декорациясе, телевизор макеты, микрофон, магнитофон, “серле янчык”.

КҮРГӘЗМӘ ӘСБАПЛАР: сюжетлы рәсем, өстәл театрына фигуралар, магнитлы пластмасса хәрефләр, аваз символлары (кесәләр).

ТАРАТМА ӘСБАПЛАР: “Рәсем – уен” әсбаплары, фломастерлар, салфеткалар, хәреф кассалары, сүз – иҗек–аваз символлары, кечкенә такталар, шнурлар.

АЛДАН ЭШЛӘНГӘН ЭШ:

 “з” авазын дөрес әйтә алмаган балаларга бу авазны кую, дөресләү, сөйләмгә кертү – “Без, без, безелдек” тизәйткечен ятлау.

СҮЗЛЕК ӨСТЕНДӘ ЭШ:  диктор, комбинезон.

 

Шөгыль барышы:

1. Оештыру.

-: Балалар, бүген безгә бик күп кунаклар килгән. Исәнләшик әле.

Балалар: Исәнмесез!

-д: Балалар, игътибар белән тыңлагыз, мин нинди аваз турында сөйлим:

Зәйтүнә – зур кыз, дисәң дә,

Зәйнәп – зәнгәр күз, дисәң дә,

Зонтик, күзлек, каз дисәң дә,

Бер аваз бар барысында.

Нинди аваз сүз башында? Уртасында? Ахырында?

Балалар: [з] авазы.

- Дөрес [з] авазы белән сүз әйткән бала утыра бара.

 

2. “З” хәрефе белән таныштыру.

Логопед: Балалар, без узган шөгылдә [з] авазы белән таныштык, дөрес әйтергә өйрәндек. Ә бүген мин сезгә “З” хәрефен күрсәтәм.

- Нәрсәгә охшаган?

Балалар: Кош канатына, күзлеккә һ.б.

- (Магнитлы тактада “С” хәрефен күрсәтеп): Балалар, “С” хәрефе кайсы якка карый?

Балалар: Тәрәзәгә артын куя, кояшка карамый (яктылык сул яктан төшкән очракта).

- Әйе, безнең хәрефләрнең кайсы тәрәзәгә карарга ярата, ә кайсы кояш нурларына күзе чагылудан курка. Ә хәзер, карагыз, мин 2 “С” хәрефен, берсе өстенә берсен, тәрәзә ягына каратып куям. Нинди хәреф чыкты? – “З”

- “З” һәм “С” хәрефләре дуслар икән. Без аларның әйтелешләре ягыннан охшаш икәнен дә әйтеп киткән идек. Ә кайсы яклары белән аерылалар?

Балалар: [с] – саңгырау, [з] – яңгырау аваз.

- “З” хәрефен кайсы кесәгә урнаштырыйм?

Балалар: Зәңгәр, кыңгыраулы күлмәк кигән малайга, чөнки ул яңгырау аваз.

 

3. Хәреф кассаларын ачабыз.

- “З” хәрефен алыгыз. Үзегез теләгән сузык аваз хәрефе белән кушып, укып күрсәтегез.

Балалар: За, зу, әз, өз, зи, зе…

- “Таза” сүзенең схемасын төзибез. Бу сүздә ничә иҗек?

Балалар: 2 иҗек.

- Беренче иҗектә ничә аваз? Икенче иҗектә?

Балалар: Ике: [т], [а]. Ике: [з] ,[а].

- Һәр авазга характеристика барегез.

Балалар:         [т]– саңгырау тартык, [а]– калын сузык. [з]–яңгырау тартык.

[а]– калын  су зык.

 

4. Ял минуты: “Безелдек” уены.

Без, без, безелдек, без бер рәткә тезелдек,

Биибез дә уйныйбыз, бер дә оялып тормыйбыз.

 

Түгәрәктә җырлап әйләнеп туктауга, һәр бала үзе теләгән бию хәрәкәтләре ясый. (Музыка уйнап тора).

 

5. Өстәлләр артына утырабыз. Дөрес утыруга игътибар итәм.

Фломастерларны дөрес тотуны тикшерәм.

-: “З” хәрефен язып карыйбыз. Башта һавада, шнурлар белән өстәлдә, аннары “Рәсем – уен” әсбабында.

Язып бетергәч, ул битләр җыелып алына, “Рәсем – уен” да икенче битләр кала. Анда – язылып бетмәгән сүзләр.

- Балалар, нокта урынына “З” хәрефен язасыз, һәм нинди сүз чыкканын укып күрсәтәсез: кө(з), то(з), ка(з), (з)ат, ту(з), ө(з)ә ,кы(з), ти(з), на(з).

 

6. Телевизор макеты янына чыгып басалар.

- Балалар, телевизордан яңалыклар сөйләүче абый – апаларны ничек атыйлар?

Балалар: Диктор.

-: Аларның сөйләве ошыймы сезгә?

Балалар: Әйе. Алар я русча, я татарча матур итеп сөйлиләр.

-: Балалар, бүген без сезнең арадан дикторлар сайлап алабыз. Монын өчен рәсем буенча җөмлә төзеп, аны матур итеп микрофонга әйтерга кирәк. Рәсемдәге кызга нинди исем бирәбез?

Балалар: Зәйнәп исемле була.

Балалар әйтергә мөмкин булган җөмләләр:

– Дуслары Зәйнәп янына кунакка килгәнәр.

– Аю зонтик алып килгән.

– Төлке күчтәнәчкә, кәрзингә салып, алмалар алып килгән.

– Зәйнәп яңа зәңгәр күлмәк кигән.

– Куян үзенең күзлеген Зәйнәпкә бүләк итә.

–Дуслары – җәнлекләр Зәйнәпне бик яраталар.

(“З”, “С” авазларының дөрес әйтелешенә һәм төшем килешен дөрес куллануга игътибар итәм).

-: Бик яхшы, балалар, сездән оста дикторлар чыгачак.

 

7. Балаларны өстәл театры янына чакырам. Утыралар.

Логопед: Балалар, карагыз әле, нинди матур уенчыклар! Әгәр дә сез сорауларыма дөрес җавап бирсәгез, алар сезнеке булачак. Сез серле янчыктагы хәрефләрне танып әйтергә тиешсез.

(Янчыкны алып, балаларга сузам. Алар, капшап карап, хәрефләрне әйтәләр).

-: Ә хәзер уенчыкларның исемнәрен авазларга аерып әйтергә кирәк. Ялгышмаска тырышыгыз.

Балалар:

Ат – а, т 

Эт – э, т; 

Каз – к, а, з;

Песи  п, е, с, и;

Кыз – к, ы, з.

 

 

Информация о публикации
Загружено: 23 февраля
Просмотров: 409
Скачиваний: 0
Асадуллина Гульфина Габделфартовна
Русский язык и литература, 1 класс, Уроки